Апаста Әтиләр һәм балалар ярышты
Апаста Әтиләр көне уңаеннан спорт уеннары үткәрелде.
(16 октябрь, “Апастово-информ”).
Чарада катнашучыларны районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин сәламләде, бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен ирештерде.
“Әлеге чаралар тәрбия чарасы да булып тора, шул ук вакытта әтиләр белән балалар арасында булган ышанычны да ныгыта. Вакыт табып, барлык эшләрен ташлап килгән әтиләргә зур рәхмәт”, - диде ул.
Уеннар бик күңелле барды. Балалар һәм әтиләр бергәләп төрле ярышларда көчләрен, җитезлекләрен сынадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Спорт залы шат авазлардан, кул чабулардан яңгырап торды.
Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев