Апаста атказанган колхозчы Габделфәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышлары узды
Традицион чара 15нче тапкыр оештырылды һәм анда барлыгы 125 яшь көрәшче көч сынашты.
(8 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста күренекле шәхес, атказанган колхозчы Габделфәрит Рәхимов истәлегенә традицион милли көрәш ярышлары узды. Келәмдә төрле үлчәү категорияләрендә 6 районнан һәм Казан каласыннан килгән яшь көрәшчеләр бил алышты.
Спорт бәйрәмен Габделфәрит абыйның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар оештырды, оныгы Әмирхан да кайткан иде. Шулай ук биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, “Апас” якташлык җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин, баш хөкемдарлар һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты.
Алар балаларны бәйрәм белән котладылар, киләчәктә дә спорт җанлы булып, җиңүләргә омтылып яшәүләрен теләделәр. Абсолют батыр булып калган Казан каласыннан Илназ Гариповка Кубок һәм акчалата бүләк, шулай ук җиңүчеләргә дә Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев