Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан велоквест узды
Апас туган якны өйрәнү музее кызыклы велоквест оештырды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм Пушкин картасы проекты кысаларында узды.
(30 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада Апас урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар 5 төркемгә бүленеп, 6 этапны уздылар. Этапларда кызыклы биремнәрне үтәделәр. Һәр тукталыш тарихи урыннар белән бәйле иде.
“Укучылар районның төрле урыннарында урнашкан 6 этапны үттеләр. Станцияләр үткәндә, алар кызыклы биремнәр башкардылар, белемнәрен дә, осталыкларын да, әзерлекләрен дә күрсәттеләр”, - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина.
Укучылар патриотик җырларны белүләре, тигез сафка тезелүләре, җитезлекләре белән дә сыналдылар. Табигать кочагындагы этапта солдат ашыннан авыз иттеләр.
Соңыннан аларның барлык тырышлыклары, белемнәре исәпкә алынып, бүләкләү тантанасы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев