Апаста десантчылар кул көрәшә
Спорт

Апаста десантчылар кул көрәшә

Хәрби хезмәт елларын һава десанты гаскәрләрендә узган райондашларыбыз спорт белән дә дус.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Районның универсал спорт залында десантчылар арасында кул көрәше узды. Ярышны яшьләр эше бүлеге оештырды.

Ир-атлар үзара көч сынашып, иң көчлеләр дә билгеле булды. Билгеле инде, беренчелекне районның һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов яулады.


Нет комментариев