Апаста десантчылар җәмгыяте иганәчелегендә бадминтон ярышлары уза
Спорт

Апаста десантчылар җәмгыяте иганәчелегендә бадминтон ярышлары уза

Десант-һава гаскәрләре ветераннарының район җәмәгать оешмасы бадминтон ярышлары уздыра.

Ярышлар 8 апрель көнне, 9.00 сәгатьтә “Апас” универсал спорт залында башлана.


“Бадминтон ярышлары оештыру традициягә керде. Быел без ярышларны махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондаш егетләр истәлегенә үткәрәбез. Батыр егетләрнең әти-әниләрен, якыннарын да чакырабыз. Ярыш яшь буынга патриотик тәрбия бирү, райондашларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан оештырыла”, - ди Биеш мәктәбе директоры, ветеран десантчы Зөфәр Зәмдиханов.


Ярышлар 4 категориядә уза. Мәктәп укучылары, оешмалар, спорт ветераннары һәм аерым катнашырга теләүчеләр арасында. 6+


Нет комментариев