Апаста Фәрит Рәхимов истәлегенә узучы көрәш турниры елдан-ел югары дәрәҗә ала
Спорт

Апаста Фәрит Рәхимов истәлегенә узучы көрәш турниры елдан-ел югары дәрәҗә ала

Район тарихында тирән эз калдырган игенче, намуслы хезмәте белән данланган атаклы җитәкче, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделфәрит ага Рәхимов истәлегенә узган көрәш турниры Идел аръягы һәм Казан көрәшчеләрен келәмгә җыйды.

(12 ноябрь, “Апастово-информ”).

Көрәш турниры аграр көллият базасында оештырылды. Тантаналы ачылышта Габделфәрит ага Рәхимовның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовларга олы хөрмәт белдерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов татар көрәшен үстерүдә зур өлеш керткән Фәрит Рәхимовка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин район башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Турнирда Габдельфәрит Рәхимовның чордашлары Хәмит Миңнегалиев һәм Тәлгать Фәсхетдинов катнашып, истәлекләре белән уртаклаштылар.> Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов аграр көллиятнең авыл хуҗалыгына яшь һөнәр осталары тәрбияләвен, алдынгы “АгроАктив” хуҗалыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итүен билгеләп узды. Көрәш келәмендә бил алышкан егетләр дә көчләрен һәм чыдамлыкларын сынадылар. Көн дәвамында барган көрәш турнирында иң көчле көрәшчеләр ачыкланды.


Нет комментариев