Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста физкультурачылар көне һәм Апас спорт мәктәбенең 25 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм узды

Бәйрәм чарасы “Апас-арена” үзәк стадионда оештырылды.

(10 август, “Апастово-информ”).



Физкультурачылар, тренерлар, спорт сөючеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршылады. Шулай ук Апас спорт мәктәбе бүген 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәм иртәдән үк гомуми зарядка белән башланып китте.
“Апас-арена” каршындагы мәйданга җитәкчеләр, спортчылар, тренер-укытучылар, спорт ветераннары һәм спорт сөюче райондашлар җыелды.
Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
-Шунысы куанычлы - районыбызда профессиональ спортчылар тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Яңадан-яңа спорт биналары калкып чыга, яисә төзекләндерелә. Спорт - тәрбиянең бер төре ул. Спорт белән шөгыльләнүче балалар максатчан, тырыш, физик һәм рухи яктан көчле булып үсә. Барыгызны да спорт бәйрәме белән ихлас котлыйм, ныклы исәнлек, якты киләчәк телим. Яңадан-яңа хезмәт уңышлары, җиңүләр насыйп булсын!, - диде ул чыгышында.
Бәйрәм чарасында үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләү юнәлешендә хезмәт куючы остазлар, хезмәт ветераннары хөрмәтләнде, бүләкләнде. Шулай ук төрле спорт чараларында иганәчелек күрсәтүче актив райондашларыбыз да билгеләп үтелде. Апас спорт мәктәбенең 25 еллык тарихы да искә алынды.
Спорт бәйрәме бүләкләүләр, тәбрикләүләр, җыр-моңнар белән үрелеп барды. Яшь спортчыларның бокс, футбол, көрәш, волейбол буенча осталыкларын чагылдырган чыгышлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чарада ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды.
Апас спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин спорт мәктәбенең уңышлары хакында сөйләп үтте. Озак еллар биредә хезмәт куйган остазларны, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләрне бүләкләп, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Апас спорт мәктәбенең 25 еллыгына багышланган һәм уңышларны чагылдырган күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев