Апаста ГТО фестивале узды
Спорт

Апаста ГТО фестивале узды

Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хезмәт коллективлары арасында ГТО фестивале узды.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).



Әлеге фестиваль кысаларында һәр оешма төрле баскычларда нормативлар тапшырды.
“Сынаулар мәҗбүри һәм сайлап алу төрләренә бүленә. Сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлдерелгән. Уникаль ID-номер алу өчен гто сайтында теркәлергә кирәк. Һәр яшь төркемендә спортның мәҗбүри төрләре һәм үз нормативлары бар. Аларны үтәп кенә ГТО билгесе алып булла”, - ди җаваплы белгеч Марсель Хисамов.


Нет комментариев