Апаста ГТО тапшыру буенча фестиваль узды
Спорт

Апаста ГТО тапшыру буенча фестиваль узды

Апас универсал спорт залында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең I муниципаль этабы узды.

(27 сентябрь, "Апастово-информ").


Район мәктәпләре укучылары, оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында этапларны уңышлы узучылар күп.
“Җиңүчеләр үз баскычларында зона ярышларында район данын яклаячак. Аларга тагын да зур уңышлар телибез”, - ди ГТО буенча җаваплы белгеч Марсель Хисамов.


Нет комментариев