Ярышларда барлыгы 14 команда көч сынашты.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Спорт чарасы районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе һәм Апас аграр көллияте белән берлектә оештырылды.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Арча педагогия көллияте җиңү яулады. Икенче урынга - Минзәлә педагогия көллияте, өченче урынга - Апас аграр көллияте командалары лаек булды.
Шунысы үзенчәлекле - Һөнәри белем бирү оешмалары арасында шундый зур күләмле көрәш ярышлары Апас районында беренче тапкыр үткәрелде.
Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.
Нет комментариев