Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста яңа ачылган футбол манежында беренче районара зур уен узды

Футбол турнирында 2015нче һәм 2016нчы елгы яшь футболчылар көч сынашты.

(6 февраль, “Апастово-информ”).


Ярышлар тарихи вакыйга - Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңү яулаган истәлекле көн уңаеннан оештырылды. Апаста яңа гына үз ишекләрен ачкан “Гран-Тау” футбол манежы тирә-күрше районнарның яшь футболчыларын кабул итте. Барлыгы биш команда көн дәвамында көч сынашты. Нәтиҗәдә, 2015нче елгы яшүсмерләр арасында беренче урынны Буа шәһәренең яшь футболчылары, 2 нче урынны Тәтеш шәһәре командасы яулады. Футбол манежының төп хуҗалары – Апас егетләре исә тыйнаклык күрсәтеп, алдынгы урыннарны кунакларга бирделәр. Үзләре өченче урынга лаек булдылар. Ярышларда 2016нчы елгы иң яшь футболчы егетләр дә тәүге тапкыр районара ярышларда көчләрен сынап карап, матур уен күрсәттеләр. Уеннарда оста футболчыларны да билгеләп уздылар. Апас егете Альмир Әхмәтов уеннарның “Иң яхшы сакчысы” исеменә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев