Районның чаңгы шуу үзәгендә Раштуа бәйрәме уңаеннан чаңгы ярышлары узды.
(7 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Биредә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашты.
Спорт сөюче балаларны, аларның әти-әниләрен районның яшьләр эше һәм спорт мәктәбе җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм спорт объектлары директоры Ирек Яраханов тәбрикләде.
Чаңгычылар үзләренә тиешле араны җилдәй җитез әйләнеп килде. Җиңүчеләр бүләкләр алды.
Нет комментариев