Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Апаста Кече Болгаер егете Марат Айрат улы Гатауллин истәлегенә хоккей турниры үтәчәк

17 февраль көнне «Алтын алка” боз сараенда хоккей турниры узачак.

(13 февраль, “Апастово-информ”).


“14 яшендә фаҗигале төстә китеп барган энебез истәлегенә хоккей турниры булачак. Ярата иде Марат хоккейны, тормышны да сөйде балакай….
Хоккейда Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Ульян һәм Казан командалары катнашыр дип көтелә. Уен бик кызыклы: 3х3 форматында үтәчәк. Уеннар иртәнге сәгать 9да башлана. Сәгать 10да рәсми затлар, район җитәкчелеге катнашында ачылыш тантанасы. “Нефтехимик" уенчысы Наил Якупов та кайтырга вәгъдә бирде! Аны да көтәбез!
Маратның классташлары, авылдашлары, якташлары һәм гомумән, хоккей уенын, спортны яратучыларны “Алтын алка” боз сараенда көтеп калабыз. Уенны Маратның бертуган абыйсы Радик Гатауллин оештыра”, - дип язган якташыбыз Гөлүсә Закирова үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси битендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев