Апаста мәгариф хезмәткәрләре теннис уйнады һәм ГТО тапшырды
«Максат» өстәл теннисы үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
(24 ноябрь, “Апастово-информ”).
Ярышта 14 команда катнашты. Җиңүчеләр дә билгеле булды.
1 урында – Чурибураш,
2 урында – Болынбалыкчы,
3 урында - Урта Балтай мәктәбе.
Ярышлар вакытында шулай ук ГТО мобиль мәйданчыгы да эшләде. Төрле сынаулар буенча нормативлар кабул ителде. Гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән авышу, гер күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәеп җибәрү буенча сыналдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев