Апаста «Милләтләр кроссы» узды
Кросста нәни райондашлар да, өлкәннәр дә катнашты.
(18 сентябрь, “Апастовов-информ”).
Апаста яңа сафка баскан “Апас-арена” стадионына спортның җиңел атлетика төрен үз иткән иң җитез райондашлар җыелды. Һәркемнең күңеле күтәренке иде. Кояш нурлары да дәрт, көч өләште. Районның балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр бердәм булып килеп, җитезлекләрен сынарга ашыкты. Тормышны яратып, спортны үз итеп яшәгән өлкәннәр дә сынатмады. Биредә ГТО нормативларын тапшыру да оештырылды. Йөгерешчеләр үзләренең чыдамлыкларын һәм мөмкинлекләрен сынап карадылар. Шулай ук ГТО нормативларын тапшыру сәламәтелеге буенча мөмкинлеге чиклеләр өчен дә мөмкин иде.
Катнашучыларга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хөрмәтен белдереп, из теләкләрен юллады.
Иң җитез катнашучылар Грамоталарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев