Апаста өлкәннәр һәм балалар өстәл теннисы уенында көчләрен сынады
“Максат” өстәл теннисы үзәгендә “Буыннар бәйләнеше” ярышлары узды.
Үзенчәлекле, кызыклы уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик актив катнашты. Һәркем җиңүгә омтылды.
“Катнашучылар осталыкларын һәм әлеге уенны яратуларын күрсәттеләр. Шул ук вакытта ярышлар - тәҗрибә уртаклашу, традицияләрне дәвам итү, буыннар бәйләнешен ныгыту өчен дә әһәмиятле мәйданчык булды”, - дип хәбәр итте өстәл теннисы буенча тренер-укытучы Марсель Хисамов.
Җиңүчеләргә медальләр, Грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Зыятдиновлар гаиләсе - беренче, Насыйбуллиннар - икенче, Сәлаховлар - өченче урыннарны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев