Апаста өстәл теннисы буенча һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында Республика Спартакиадасының зона этабы узды
5 команда дусларча очрашып, көч сынашты.
(23 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста күрше районнардан килгән уенчыларны җылы каршы алдылар. Апасның спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин барлы уенчыларны сәламләп, ихлас теләкләрен ирештерде. Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарыннан килгән командалар көн дәвамында көч сынашты. Зона этабы җиңүчеләре финал уеннарында да катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев