Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста районның Почетлы гражданины, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Рәшит Шәйхиев истәлегенә көрәш турниры узды

Район үсешенә зур өлеш керткән Рәшит Шәйхиевны олы хөрмәт белән искә алдылар.

(16 май, “Апастово-информ”).

  Рәшит Шәйхиев 1939 елның 7 февралендә Апас районы Кызыл Тау авылында дөньяга килә. Сугыш чоры баласы буларак, бик яшьли авыл хуҗалыгының авыр эшләренә җигелә. Армия хезмәтен узгач, 1961-1964 елларда Норильск шәһәрендә металлургия комбинатында эшли. Аннан туган якларына әйләнеп кайтып, Шонгаты, Күккүз мәктәпләрендә физкультура укыта. 1979 елдан алып, 20 ел дәвамында Апасның СПТУ-26 уку йортын җитәкли. Рәшит Әхмәтша улы биредә эшләгәндә бөтен уңайлыклары булган өч катлы яңа уку бинасы торгызыла. Район Советы депутаты, җирле КПРФ секретаре вазифаларын да башкарган ул. Тормыш иптәше - шулай ук озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән ихтирамлы укытучы Мәрзия апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Рәшит Әхмәтша улы район тормышы өчен янып-көеп яшәде. Яшьләр белән дә һәрчак уртак тел таба белде. Апаста ирекле халык дружинасы оештырылып, аның җитәкчесе-оештыручысы булып 20 елга якын хезмәт итте.
Рәшит Шәйхиевның исеме бүген дә горур яңгырый. Ул балалары, район халкы, авылдашлары күңелендә мәңге яши. Гаиләсе, балалары һәм шәкертләре тарафыннан оештырылган көрәш турниры да аның якты истәлегенә багышланды.
Көрәш турнирында Рәшит Шәйхиевның тормыш иптәше Мәрзия апа Шәйхиева, балалары, оныклары, чордашлары, шәкертләре катнашты. Хөрмәтле шәхесне искә алырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, якташыбыз «Татагрохим» җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, җитәкчеләр дә килде.
Апас аграр көллияте җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов Рәшит ага Шәйхиевны уку йортына нигез салган, бик күпләргә, олы тормышка туры юл күрсәткән олы шәхес дип атады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Рәшит Әхмәтша улы Шәйхиевны район өчен җан атып яшәвен искә алды.
“Рәшит абый һәрвакыт якты уйлар белән янды. Җәмәгать эшләренең үзәгендә булды. Районыбыз яшьләренең тормышы һәм киләчәге өчен янып йөрде. Аның район өчен куйган хезмәте бәяләп бетергесез”, - дип белдерде район башлыгы.
Якташыбыз, Татагрохим» җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин Рәшит ага Шәйхиевны күңелләрдә тырыш, хезмәт сөючән, спортны үз итүче, алдынгы карашлы, мәрхәмәтле кеше буларак саклануын әйтте.
“Ул бик көчле рухлы кеше иде. Спорт белән яратып шөгыльләнде. Яшьләрне кайгыртты. Үзенең тырыш, намуслы хезмәте белән тирән эз калдырды”, - диде ул.
Мәрзия апа Шәйхиева да аның тормышта ныклы гаилә башлыгы, кайгыртучан Әти булуын әйтте.
Көрәш келәмендә бил алышкан егетләр дә көчләрен һәм чыдамлыкларын сынадылар. Көн дәвамында барган көрәш турнирында иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. Җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев