Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте

15 мартта районның чаңгы шуу үзәгендә Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы, Урта Балтай мәктәбе директоры Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә районкүләм ачык чаңгы ярышлары оештырылды.

(16 март, “Апастово-информ”).



Яшьләрне спортка тарту, чаңгы ярышларын киң җәелдерү, иң яхшы чаңгычыларны ачыклау максатыннан уздырылган әлеге ярышта укучылар, 18-39 яшьлек райондашлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар катнашты.
Спортчылар һәм тамашачылар өчен матур җырлар яңгырады, кайнар чәйләр, боткалар тәкъдим ителде. Һәр чабып килүчегә кайнар өчпочмаклар таратылды.
Бәйрәм “Алдынгылар” хәрәкәтенең флешмобы белән башланып китте.
Спорт бәйрәмендә район башлыгы Айрат Җиһаншин Нәбиулла Гыйззәтовның тормыш юлы һәм уңышлары белән таныштырып узганнан соң, чаңгычыларга уңышлар теләде.
“Без монда турнир гына уздырып калырга түгел, ә парк булдырырга телибез. Максатыбыз - республика чемпионнары белән беррәттән, рәсәйкүләм һәм халыкара ярышларда җиңәрлек дәрәҗәдә спортчылар тәрбияләү. Барыгызга да уңышлар, ә көчлеләргә җиңүләр телим”, - диде Айрат Җиһаншин.
Чаңгы ярышының төп иганәчесе – эшмәкәр, якташыбыз Рафаэль Зәйнетдинов. Ул үзенең балачагына кайткандай булды, хатирәләр яңартты һәм райондагы спортка карашка соклануын белдерде.
“Чаңгы ярышлары бала чагымның иң күңелле хатирәсе булып истә калган. Мәктәптән кайту белән чаңгы шуарга чыгып китә идем. Беренче урыннар алдым. Тырышлык, максатчанлык җиңүгә юл ача. Кадерле яшьләр, бернидән курыкмагыз, көн саен шөгыльләнегез. Туган районыма изге эш эшлисем килде. Шул чакта балачагымны искә алдым. Хезмәттәшем Булат белән Апас районында парк булдырырга уйладык. Әлеге тәкъдимне район башлыгына җиткердек. Ул куәтләп алды. Чын, әйбәт чаңгы паркы эшләү хакында киңәштек. Ярты ел эчендә мәйданчык булдырдык, йөгерү юллары ясадык, агачлар утырттык. Әлеге эш дәвам итәчәк”, - диде Рафаэль Зәйнетдинов һәм киләчәктә әлеге ярышны республикакүләм итеп уздырырга теләүләрен әйтте.
“Татнефть”нең директор урынбасары Ренат Нугайбековның да тамырлары Апас районы белән бәйләнгән.
“Апас минем икенче туган ягым. Нәбиулла – минем дәү әтием. Сезгә уңышлар телим”, - диде ул.
Бәйрәмдә шулай ук чаңгы ярышы буенча СССРның спорт мастеры, ТР чаңгы спорты федерациясе әгъзасы, тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан Мансур Әхмәдиев һәм “Яшел планета” урман питомнигы җитәкчесе Булат Җамалиев та катнашты. Барлык җиңүчеләргә иганәчеләр әзерләгән бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев