Апаста сайлаучылар ГТО нормативларын тапшыра
Спорт

Апаста сайлаучылар ГТО нормативларын тапшыра

Район мәдәният йортында урнашкан 879нчы сайлау участогы янәшәсендә ГТО мәйданчыгы эшли.

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).

Апас мәдәният йортында урнашкан 879нчы номерлы сайлау участогына да сайлаучылар актив килә. 

 

“Сайлаулар оешкан төстә бара. Кичә дә, бүген дә халык иртәдән үк килеп, тавыш бирә. Бик теләп катнашалар. Яшьләр дә күп килә. Беренче сайлаучыларыбыз да бар”, - диде сайлау комиссиясе вәкиле Гөлира Шиһабиева.

Сайлау участогы янәшәсендә ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы да оештырылган. Сайлаучылар үзләренең физик мөмкинлекләрен, көчләрен сынап карый.

 


Нет комментариев