Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста “Татарстан чаңгы юлы-2023” спорт бәйрәме узды

Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, район мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләр белән бергә чаңгыга басты һәм финишка беренче булып килде.
“Бүген бөтен Россия буйлап зур спорт бәйрәме үтә. Әлеге чарага без дә бик теләп кушылдык. Чаңгы базасының булуы да зур мөмкинлекләр тудырды. Биредә балалар һәм өлкән буын теләп шөгыльләнә. Үзем быел икенче тапкыр чаңгыга бастым. Шуып килгәч тә җиңеллек сизелә. Барлык райондашларны спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Сәламәтлек үзебездән тора. Спорт бәйрәменә килгән райондашларга рәхмәтемне белдерәм”, - диде район башлыгы.
Шуучылар да, көч биреп торучылар да күп иде бәйрәмдә. Һәрберсенең кәефе күтәренке, күңеле шат иде. Ярышлар зур бәйрәмгә әверелде.
Призлы урыннар алуга ирешкән барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Иң яшь катнашучы Амалия Хәбибуллина, иң өлкән чаңгычы 84 яшьлек Рәшит абый Шәйхиевлар махсус бүләккә ия булдылар.
“Чаңгыда яшьтән үк бик яратып шуам. Бәйрәмгә килеп, өченче буын вәкилләренә бирелгән араны уза алуыма да шатландым. Мондый чаңгы базасының булуы белән без тагын да бәхетле”, - диде Рәшит абый.
Спорт бәйрәмендә Апас урта мәктәбе һәм агарар коллият коллективы тарафыннан чәй табыны да әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев