Апаста Татарстан Республикасы Яшьләр эше министрлыгы Кубогына хоккей турниры уза
“Алтын алка” бозында ТР Яшьләр эше министрлыгы командасы һәм Апас, Буа хоккейчылары очраша.
(24 сентябрь, “Апастово-информ”).
Апаста хоккей спортын үз итүчеләрне җылы каршы алдылар. Кунаклар уеннар алдыннан мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, сугыш кырларында башларын салган каһарманнарны искә алдылар.
Хоккей турниры тантаналы төстә ачылды. Хоккейчыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
“Без хоккейны бик яратабыз. Апас бозында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Кубогына тәүге тапкыр узучы “Мөмкинлекләр вакыты 14.35” хоккей турниры дәвамлы булыр, тагын да күбрәк хоккейчыларны җәлеп итәр дип ышанабыз”, - диде район башлыгы.
Татарстан Республикасы Яшьләр эше министры урынбасары Денис Лулаков уенчыларга уңышлар теләп, республикада хоккей белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылуын билгеләп узды.
“Республиканың һәр районында хоккей белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Һәр районда боз мәйданчыклары булдырылган. Яңа Боз сарайлары сафка баса. Бүген дусларча хоккей турнирында очрашабыз. Әлеге хоккей уеннары тәүге тапкыр нәкъ менә биредә – Апасның боза сараенда уза. Барыгызга да уңышлы уен телим”, - диде Денис Лулаков.
ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары хоккей турнирын оештыруда теләктәшлек күрсәткән, ярдәм иткән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Бозда ТР Яшьләр эше министрлыгы командасы һәм Апас, Буа хоккейчылары көч сынашты.
Апас командасы составында район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР Яшьләр эшләре командасында министр урынбасары Денис Лулаков уйнады.
Беренче уенда Апас һәм ТР Яшьләр эшләре хокейчылары көч сынашты. Тәүге уенда беренче алканы район башлыгы Айрат Җиһаншин кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев