Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста укытучы Рәмис Гыйззәтов үзенең 9нчы турнирын үткәрде

Апас урта мәктәбе спорт залында иганәче укытучы Рәмис Гыйззәтов призына волейбол ярышлары узды.

(21 март, “Апастово-информ”).



Республиканың атказанган укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтовка олы хөрмәт белдереп, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Рәмис Гыйззәтов озак еллар Апас урта мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли. Шулай ук районда волейбол спорт төрен үстерү өчен дә зур көч куя. Апас урта мәктәбе кызлары зона, республика күләмендә дә уңышлар яулап, укытучыларын еш сөендереп торалар.
«Спорт минем яшәү рәвешем. Ә волейбол иң яраткан уеным. Туп та тота белмәгән кызларның җитез волейболчылар булып үсеп җитүләрен күрү дә – зур бәхет минем өчен», - ди ул үзе.
Турнирны ачу тантанасында шулай ук район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Биктаһирова, “Алтын алка” Боз сарае директоры Ирек Яраханов, Апас спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин да катнашты һәм Рәмис Гыйззәтовны туган көне белән тәбрик итеп, җылы сүзләрен җиткерделәр.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да мәктәп коллективы исеменнән котлауларын ирештерде.
Уеннарда барлыгы 6 команда катнашты. Беренчелекне алу өчен кызу көрәш барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев