Апаста узган “Ишегалды футбол лигасы”ның җиңүчеләре билгеле булды
Спорт

Апаста узган “Ишегалды футбол лигасы”ның җиңүчеләре билгеле булды

Футбол уеннарының җиңүче командалары һәм иң яхшы уенчылар ачыкланды.

(13 март, “Апастово-информ”).


  Җиңүче командаларга һәм уенчыларга медальләр, Мактау грамоталары һәм сувенирлар тапшырылды.
Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: 
  Икенче урында - “Повезло”, өченче урында - “Барселона” командалары. Ә Апас командасы җиңүче команда булып танылды. Иң яхшы уенчы исеменә Ярослав Колосанов лаек булды. Иң яхшы капкачы - Ясминә Сибгатуллина, Иң яхшы гол кертүче Хәмзә Галимов булды.


Нет комментариев