Апаста узган волейбол ярышларының җиңүчесе билгеле
Спорт

Апаста узган волейбол ярышларының җиңүчесе билгеле

Районның универсал спорт залында район башлыгы кубогына зонакүләм волейбол ярышлары узды.

(17 декабрь, "Апастово-информ").


Көн дәвамында 5 команда арасында кызу ярышлар барды.

Нәтиҗә түбәндәгечә:
1 урында - Буа районы,
2 урында - Апас командасы,
3 урында - кайбычлылар.
Барлык җиңүчеләр бүләкләр белән кайтып китте.


Нет комментариев