Апаста волейбол лигасы узды
Спорт

Апаста волейбол лигасы узды

Районның “Апас” универсал спорт залында мәктәп укучылары арасында волейбол лигасы узды.

(27 январь, “Апастово-информ”).


Биредә кызлар командалары катнашты. 9 команда арасында беренчелек өчен көрәш барды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урында – Апас мәктәбе,
2 урында – Каратун мәктәбе,
3 урында – Биеш мәктәбе.

Ярыш барышында кызлар ГТО нормативлары да тапшырды.


Нет комментариев