Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган райондашларны көрәш келәмендә искә алдылар

Апасның универсаль спорт залында Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы һәм чик сакчылары ветераннары оешмасы призларына көрәш турниры узды.

(13 декабрь, “Апастово-информ”).



Көрәш турниры Әфганстандагы, Сириядәге, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрне искә алу, аларның горур исемнәрен үсеп килүче яшь буынга җиткерү һәм татар көрәшен үстерү максатыннан районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы, һәм чик сакчылары ветераннары берлеге ветераннары тарафыннан оештырылды.
Көрәш турниры тантаналы төстә ачылды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Әфганстан ветераннары Союзы" Татарстан төбәк оешмасы идарәсе рәисе Евгений Кабыш, Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе урынбасары Әнгам Ишмөхәммәтов, республиканың чик сакчылары берлеге җитәкчесе Альберт Сөләйманов районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, Әфган сугышы, махсус хәрби операция ветераннары, чик сакчылары берлеге ветераннары катнашты.
Апас, Кама-Тамагы, Кайбыч егетләренең иң-иңнәре көрәш келәмендә бил алыштылар. Һәркем үз көчен, осталыгын сынады. Җиңүчеләр Грамоталарга, медальләргә һәм бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев