Апастан Рафис Хәбибуллин Татарстан спорт министрлыгы бүләгенә лаек булды
Габделфәрит Рәхимов истәлегенә узган традицион милли көрәш ярышларында Рафис Хәбибуллинга тантаналы төстә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының мактаулы билгесе тапшырылды.
(10 ноябрь, “Апастово-информ”).
Рафис Хәбибуллин Апас аграр көллияте укытучысы. Яшьтән үк милли көрәш белән шөгыльләнеп, күп җиңүләргә ирешкән райондашыбыз. Күп мәртәбәләр Сабан туенда абсолют батыр исемен яулап, районыбыз данын яклап килде. Бүгенге көндә ул яшь спортчыларны тәрбияләүдә зур көч куя.
Райондашыбыз Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен мактаулы билге белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев