Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Азбаба мәктәбендә “Әти-әни, мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе узды

Чара Бөек Җиңүнең 78 еллыгына һәм Халыкара гаилә көненә багышланды.

(11 май, “Апастово-информ”).


Бәйгедә 3 һәм 4нче класс укучылары һәм аларның әниләре көч сынашты. Командалар бик теләп катнашты һәм биремнәрне үтәде. Тамашачылар һәм көч биреп торучылар аларны күз да алмый күзәтте.


Жюри барын да карап, бәяләп барганнан соң, бердәмлек һәм аңлашуны җиңүче итеп калдырды. Барлык катнашучылар Мактау грамоталары һәм татлы бүләкләр алды.


“Әти-әни, мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесе бер сулышта узып китте. Бу хакта Азбаба мәктәбеннән Надежда Вәлиуллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев