Азбабада мини-футбол ярышлары узды
Спорт

Азбабада мини-футбол ярышлары узды

Азбаба мәктәбе мәйданчыгында районара мини-футбол ярышлары үтте. Ул Рушан Фәһим улы Абдулманов истәлегенә оештырылды.

(5 июль, “Апастово-информ”).

Ярышларда Апас һәм Кайбыч районы командалары катнашты. 2006 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар ярышты.
“Оештыручыларга зур рәхмәт. Мавыктыргыч ярышлар үтте. Яшь спортчылардан соң, ир-егетләр дә мини-футбол буенча ярышта катнашты”, - ди районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев