Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Биеш мәктәбендә волейбол ярышлары бара

Зөфәр Зәмдиханов Кубогына 15нче тапкыр волейбол турниры уза.

(28 ноябрь, “Апастово-иноформ”).



Уеннарга барлыгы 17 команда килгән. Шулай ук Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән районнарыннан да волейболчылар көчләрен, җитезлекләрен сыный.
“Мәктәбебездә әлеге киң күләмле волейбол турниры 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Алдагы елларда әлеге ярышларда 5-6 команда гына катнашса, соңгы өч елда без аны зона күләмендә үткәрәбез. Бик яратып киләләр. Ярышлар бик матур, тантаналы төстә башланып китте. Бүләкләребез дә бар. Спортчыларны ашату-эчертү дә оештырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншинның килеп тәбрикләве дә зур дәрәҗә булды”, - диде мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов.
Ярышта катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде һәм Зөфәр Зәмдихановка истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Уеннарны үткәрүдә иганәчелек күрсәткән Рашат Сөләйманов һәм Николай Какунин да район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тантанада районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да катнашты.
Әлегә ярышлар дәвам итә. Спортчылар кичкә кадәр Кубок өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев