Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бильярд ярышлары ир-егетләргә бәйрәм кәефе тудырды

Каратун мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд уеннары узды.

(26 февраль, “Апастово-информ”).


Бильярд яшьләрнең дә, олыларның да яраткан уены. Районыбыз авылларында бильярд ярышлары еш үткәрелә. Ир-егетләр эштән бушаган вакытларында клубларга җыелып, бик теләп көч сынаша. Каратун мәдәният йортында узган бильярд уеннары да чын бәйрәм төсен алган.
“Ярышчылар яшьләренә карап, өч категориягә бүленеп уйнады. Мәдәният йорты гөр килеп торды бу көнне. 1, 2, 3 урыннарны билгеләп, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырдык. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев иганәчелегендә һәм хезмәттәшләрем ярдәмендә оештырылган уеннар бик күңелле дә, мавыктыргыч та узды. Матур итеп бизәлгән зал ир-егетләребезгә тагын да бәйрәм кәефе өстәде. Осталыкларын сынап карарга тирә-як авыллардан да килгәннәр иде", - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Гөлназ Нәсыйхова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев