Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чүрибураш мәктәбендә Иршат абый Яруллин истәлегенә милли көрәш ярышлары узды

Россиянең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Яруллин Иршат Мирсияп улы истәлегенә узган көрәш ярышларында укучылар һәм килгән кунаклар бил алышты.

(27 май, “Апастово-информ”).


Көрәш ярышлары Иршат Мирсияп улының якыннары, дуслары, райондашлары иганәчелегендә узды. Укучылар һәм кайткан кунаклар келәмдә 12 үлчәү категориясендә бил алышып, бик матур чыгыш ясадылар. Беренчелекне алучыларга акчалата, икенче һәм өченче урынны яулаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук мәрхүмнең тормыш иптәше Лира апа Яруллинаның да махсус бүләкләре бар иде.


Ярышларда абсолют батыр булып Иршат абыйның оныгы, районыбызның иң оста көрәшчеләренең берсе Раян Нургалиев калды. Аңа көрәшнең иң зур бүләге - тәкә эләкте.


Искә алу чарасына Иршат абыйның армия сафларында бергә хезмәт иткән дуслары да кайткан иде

.
“Бүген безнең гаилә өчен сөенечле дә, моңсу да көн булды. Без әтиебез истәлегенә узган әлеге ярышларны оештырырга ярдәм итүче һәркемгә, иганәчеләргә, бил алышучы укучыларга, райондашларыбызга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Иршат абыйның кияве Руслан Нургалиев.


Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева бәйрәм төсендәге узган әлеге ярышларның дәвамлы булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев