Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Гран-тау»да 4 команда ярышты

«Гран-тау» футбол манежында Яңа ел турниры иң элек балалар арасында узды. Аннан ир-атлар командалары арасында дәвам итте.

(7 гыйнвар, "Апастово-информ").


Апастан 3 һәм Чүрибураштан 1 команда футбол кырында беренчелек өчен көрәште.

"Күптән көтелгән футбол манежы үз ишекләрен ачты. Бүген беренче ярыш - ир-егетләр арасында район турнирын оештырдык. Уйнар өчен барлык шартлар бар. Уйнарга да күңелле. Ветераннар командаларын да, җыелма командаларны да ярышларда көтеп калабыз", - диде районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

Егетләр бар да күтәренке кәефтә, бер-берсен сәламләп уеннарны башлап җибәрде. Аларга районның спорт мәктәбе җитәкчесе Айдар Хәйруллин да уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев