«Яшь десантчы» палаткалы лагере эшен дәвам итә
Спорт

«Яшь десантчы» палаткалы лагере эшен дәвам итә

«Зөя» ял-сәламәтләндерү үзәгендә «Яшь десантчы» хәрби-патриотик палаткалы лагере үз эшен дәвам итә.

(26 июль, “Апастово-информ”).
Бирегә төрле районнардан балалар килә. Лагерьда алар 7 көн дәвамында ял итә.

“Укучылар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла. Шул ук вакытта ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә бар. Укучылар үзләрен сынап карый», - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

Укучылар көн узганын сизми дә. Аларның күбесе әлеге лагерьда алдагы елларда да ял иткән инде.


Нет комментариев