Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иртәнге ашка әлеге продуктны ашасаң ябыгасың ди

Табиб-диетолог Майкл Мосли сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә артык килограммнардан да котылырга ярдәм итә торган иртәнге аш турында сөйләгән.

Бу - пешерелгән, йә кыздырылган йомырка. Белгеч фикеренчә, йомыркадагы протеин, селен һәм В витамины чагыштырмача кыска вакыт эчендә авырлыкны киметергә ярдәм итәчәк. Алар гадәти ярма яки бутербродлар белән чагыштырганда яхшырак, дип яза Газета.ru.

Тавык йомыркасын куллану зарарлы холестеринны арттырмый, дип ачыклык кертте диетолог. Ит һәм колбаса урынына белгеч йомыркага яшелчәләр, гөмбә, балык, шпинат һәм сарымсак, куркума өстәргә киңәш итә. Иртәнге ашка эшкәртелгән ит, ярымфабрикатлар, төрле камыр ризыклары һәм тиз пешерелә торган боткалар куллану зарарлы дип искәртә ул.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/irtange-aska-alege-produktny-asasan-iabygasyn-di

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев