Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Каратун мәктәбе егетләре - Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләре

Районда Мәктәп волейбол лигасы узды.

(31 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Апасның универсаль спорт залында ике көн дәвамында мәктәп укучылары арасында волейбол буенча ярышлар узган. Беренче көндә кызлар арасында кызу уеннар барса, икенче көнне исә волейболчы егетләр көч сынашкан. Барлыгы 7 команда катнашкан. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Район укучылары волейболны үз итә. Ике көн дәвамында барган ярышлар нәтиҗә узды. Егетләр арасында беренче урынны Каратун мәктәбе командасы яулады. Икенче урынны Апас һәм Чирмешән командалары бүлеште, ә өченче урынга Биеш мәктәбе командасы ия булды. Җиңүчеләргә районара ярышларда уңышлар телибез”, - дип язалар район мәгариф бүлеге үзенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев