Каратун урта мәктәбе базасында волейболчылар ярышкан
Спорт

Каратун урта мәктәбе базасында волейболчылар ярышкан

Биредә кызлар арасында волейбол уеннары буенча иптәшләрчә очрашу узган.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Волейбол турниры районыбызның “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы тарафыннан оештырылган. Уеннарның нәтиҗәләре буенча 1 урынны Каратун мәктәбе яулаган. Икенче урында – Биеш, өченче урында Каратун мәктәбенең кечкенәләр төркеме, 4 нче урында – Кама Тамагы волейболчылары. Һәр команда да “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының Дипломнары, Кубогы һәм торт белән бүләкләнгәннәр.


Нет комментариев