Каратунда олысы-кечесе чаңгыга басты
Спорт

Каратунда олысы-кечесе чаңгыга басты

Каратунда “Россия чаңгы юлы - 2023” ярышлары узды

(10 февраль, “Апастово-информ”). 
Ярышларда мәктәп укучылары, урта яшьләрдәге чаңгычылар һәм өлкәннәр катнашты. 
Спорт бәйрәме авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Каратун урта мәктәбе коллективы ярдәмендә оештырылды. 1-3 урыннарга лаек булучы иң яхшы чаңгычыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
“Бәйрәмгә халык шактый җыелды. Күбесе балалары, оныклары һәм якыннары өчен җан атып, җиңүгә рухландырып торды. Чәй-коймак, концерт чыгышлары белән спорт бәйрәме бик күңелле үтте һәм ул һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте ”, - дип хәбәр итте Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.


Нет комментариев