Көненә бер тапкыр гына ашыйм...
Фигуралы шуу осталары ничек тукланулары турында сөйләде.
Русия фигуралы шуу осталары идеаль формада калу һәм ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен нәрсә ашыйлар икән, дисезме? Спортчы кызларның ничек туклануы сезнең өчен дә кызыклы булыр.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова җәй көне VK Fest кысаларында лекция белән чыгыш ясады. Анда ул көненә бер тапкыр, әмма дөрес туклануы турында сөйләде. Ул ит, ярмалар һәм яшелчәләр ашавын билгеләп үтте. Фигуристка шулай ук йокының мөһимлеге һәм су балансын саклау кирәк, ди.
Алинә Олимпия сезонында көненә өч тапкыр үлчәнүе турында да әйткән иде. Спортчы хәтта су куллануны да чикләгән.
Алинә Заһитова нинди ризыклар яратуы турында да сөйләде.
"Мин суши яратам, аны һәрвакыт ашар идем. Шулай ук баллы ризык, чөнки мин татлыны бик нык яратам. Һәм борщ", — дип язды Алинә, социаль челтәрләрдә язылучыларның соравына җавап биреп.
Ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Евгения Медведева һәрвакыт җыйнак гәүдәсе белән аерылып торды һәм катгый диеталар тотмавын берничә тапкыр раслады. Евгения шоколад яратуы, ә менә камыр ризыкларына һәм пирожныйларга кызыкмавы турында сөйләде. Олимпия сезонында Медведева кичен ашамаска тырышкан, шулай ук су да эчмәгән, бары тик авызын гына чайкаткан.
Русиягә кайтканнан соң, Евгения баланслы туклануга күчкән. Ул үзенең файдалы ризык белән туклануы, һәм китерткән ике зур пакет азык-төлеккә 10-15 мең сум акча китүе турында сөйли.
Дөнья һәм Европа чемпионы Елизавета Туктамышева диета тотмый икән. Алай гына да түгел, ул спортта каты диеталар зыянлы дип саный.
"Каты диеталар сиңа беркайчан да гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итмәячәк. Яшь чакта кинәт ябыгырга кирәк булганда син моны аңламыйсың. Кайвакыт миңа ашыгыч рәвештә ябыгырга кирәк иде, мин гел диетада утыра идем. Туклану белән проблемалар барлыкка килде. Киресенчә, ашарга — тик артык ашамаска өйрәнергә генә кирәк", — дип белдерә Лиза.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/sport/2024-11-26/k-nen-ber-tapkyr-gyna-ashyym-4024058
Фото:tass.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев