«Максат»та теннис уеннары узды
“Максат” теннис үзәгендә өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашу оештырылды.
(7 июль, “Апастово-информ”).
Биредә Апас һәм Буа командалары катнашты. Уенчылар зирәклектә, җитезлектә сыналдылар.
Мәгълүм булганча, теннис үзәге әле яңа гына ачылды. Биредә спортның бу төре белән шөгыльләнергә барлык шартлар да бар.
Теннис манежы өчен 144 миллион сум акча сарыф ителгән. 1 мең кв метрлы бинада, 12 теннис өстәле урын алган. Заманча спорт бинасында балалар да, яшьләр дә, олылар да шөгыльләнеп, буш вакытларын файдалы ялга багышлый ала.
Манежда спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ, тренер һәм шәфкать туташы бүлмәләре урын алган. Бар да яңа һәм заманча. Эшләр өчен дә, ялны спортка багышлар өчен шартлар тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев