Морзалар мәктәбе – шахмат турнирында җиңүче
Спорт

Морзалар мәктәбе – шахмат турнирында җиңүче

Морзалар мәктәбе базасында традицион шахмат ярышлары узды.

(7 май, “Апастово-информ”).


Турнирда 17 мәктәп командасында, 100дән артык бала катнашты. Ярыш егетләр һәм кызлар арасында өч яшь категориясендә үтте.

Шахмат ярышында Морзалар мәктәбе беренче урынны яулады.

Икенче урында – Урта Балтай, өченче урында – Иске Йомралы мәктәбе.
Кече төркемдә 1 урында – Зур Күккүз, 2 урында Табар Черкене, 3 урында – Морзалар мәктәбе.
Урта төркемдә 1 урында – Морзалар, 2 урында – Урта Балтай, 2 урында – Иске Йомралы мәктәбе.
Зурлар төркемендә 1 урында – Иске Йомралы, 2 урында Зур Күккүз, 3 урында Кильдураз мәктәбе.


“Күңелле дә, файдалы да ярышлар узды. Команда беренчелегендә Морзалар урта мәктәбе беренче урынга лаек. Без укучылар өчен бик шат”, - диләр җитәкчеләре Рифат Бәдертдинов һәм Фирдүс Сөнгатуллин.


Нет комментариев