Районда ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар күкрәк билгеләренә ия була
Спорт

Районда ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар күкрәк билгеләренә ия була

Күкрәк билгесе – егәрлеккә иң зур бәя.

(29 ноябрь, “Апастово-информ”).


Районда ГТО нормативларын тапшыру чаралары дәвам итә. “Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спортның теге яки бу төре белән шөгыльләнүче райондашлар ярыша-ярыша ГТО (готов к труду и обороне) нормативларын тапшыра. Алар арасында төрле оешмаларда хезмәт куючылар да бар. Нәтиҗәле тапшыручылар махсус күкрәк билгеләренә дә ия булалар”, - дип хәбәр итте райондагы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча белгеч Марсель Хисамов.
“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова да ГТО нормативларын бик теләп тапшырган. Ул Алтын билгесенә ия булган.


Нет комментариев