Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районда Россиянең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Иршат Яруллинны көрәш келәмендә искә алдылар

Мөгаллимнең туган көнендә Чүрибураш мәктәбендә районкүләм көрәш турниры узды. Әгәр исән булса, Иршат Яруллинга 16 март көнне 65 яшь тулган булыр иде.

(18 март, “Апастово-информ”).



Көрәш турнирын мөгаллимнең гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре һәм укучылары оештырды. Һәркем аны олы хөрмәт белән искә алды.
Район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Габдрахманова көрәшчеләрне җылы сәламләп, көрәш турнирының дәвамлы булуын теләде.
Иршат Яруллин истәлегенә көрәш турниры быел икенче тапкыр оештырылды.
“Хөрмәтле укытучыбыз Иршат Яруллинны искә алу матур традициягә әверелеп бара. Арабыздан киткәненә ике елга якын вакыт үтсә дә, ул безнең хәтердә яши”, - диде Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев.
Биредә остазның тормыш иптәше Лира ханым Яруллина да катнашты.
Ул тормыш иптәшен хөрмәт белән искә алырга киләгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, җылы хатирәләре белән уртаклашты.
“Иршат спортны сөйде. Балалар арасында яшь спотчылар күп булуын теләде. Алар белән күңелен биреп шөгыльләнде. Уңышларын күреп, ихлас сөенде”, - диде Лира ханым.

Көрәш келәмендә районның яшь көрәшчеләре бил алышты. Араларында Иршат Яруллинның шәкертләре дә бар иде. Алар, гадәттәгечә, сынатмады. Хөрмәтле остазның оныгы, бик күп республика, ил күләмендә узган көрәш турнирларының баш батыры булып танылган яшь көрәшче Раян Нургалиев судья вазифасында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев