Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе иң җитезе булып танылды
Рамил Имаметдинов “Милләтләр кроссында” ир-ат җитәкчеләр арасында беренчелекне яулады.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Апас-арена” стадионында узган районкүләм “Милләтләр кроссы”нда төрле оешма җитәкчеләре дә катнашты. Җитез йөгерешчеләр ир-ат һәм хатын-кыз җитәкчеләр арасында да билгеләнде. Стартка ир-ат җитәкчеләрдән районның бюджет-финанс палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев, хатын-кызлардан сөт комбинатыннан Ольга Купаева һәм исәп-хисап оешмасыннан Роза Гарифуллина чыкты. Йөгерешчеләр 800 метрлы араны узып, тизлектә, чыдамлыкта сыналдылар.
Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында финишка беренче булып районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов килде. Аның артыннан яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин җилдерде. Чүрибураш мәктәбе директоры Руслан Нургалиев та калышмады.
Гүзәл җитәкчеләребез дә сер бирмәде. Исәп-хисап оешмасыннан Роза Гарифуллина беренчелекне, сөт комбинатыннан Ольга Купаева исә икенче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев