Районның  яшь футболчылары уңыш яулады
Спорт

Районның яшь футболчылары уңыш яулады

Егетләр районара узган футбол турнирында лаеклы 2 урынга ия булды.

(20 октябрь, “Апастово-информ”).



Апас спорт мәктәбенең футбол бүлегенә йөрүче 2016нчы елда туган егетләр командасы (тренер Рөстәм Бикмөхәммәтов) Буа шәһәрендә узган районара турнирда катнашкан. Футболчылар Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Буа-1 һәм Буа-2 командалары белән очрашып, көч сынашканнар. Апасның яшь футболчылары нәтиҗәле уен күрсәткәннәр. Чүпрәле егетләрен, Тәтеш футболчыларын, Кама Тамагы командасын, Буа-2не җиңүгә ирешкәннәр. Бары тик Буа-1 командасы футболчыларына гына каршы тора алмыйча, 2 урын яулаганнар. Уен нәтиҗәләре буенча Ислам Илалов – иң яхшы уенчы исеменә лаек булган.
Апас спорт мәктәбенең яшь футболчылары Аксубайда Татарстан Республикасы футбол Федерациясе Кубогына узган ярышларда беренче урынны яулаган иделәр. Күптән түгел “Иннолига-2025” турнирында катнашып, Кече Кубокка ия булдылар. Егетләр тиздән мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә узачак ярышларда да катнашачак.


Нет комментариев