Спорт

Республикакүләм ярышлар Апас бозында узды

“Алтын алка” Боз сараенда хоккей ярышлары узды.

(25 апрель, “Апастово-информ”).



Ул “Алтын алка” клубының “Ышаныч” турниры иде. 2008-2009 елгы хоккейчылар арасында узды. Биредә 6 район катнашты.

 



“Турнирда Апас районы командасы өченче урынны яулады. Бу безнең яшь хоккейчылар өчен зур уңыш. Иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде. Тимерлан Хәйдәров “Иң яхшы капкачы”, Айрат Шәйхетдинов – “Иң яхшы һөҗүмче”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.


Нет комментариев