Республиканың социаль фонд хезмәткәрләре Апас җирендә беренчелек өчен ярышты
Спорт

Республиканың социаль фонд хезмәткәрләре Апас җирендә беренчелек өчен ярышты

Апаста социаль фонд хезмәткәрләренең республикакүләм Спартакиадасы тәмамланды.

(14 июнь, “Апастово-информ”).

Социаль фонд хезмәткәрләре көн дәвамында Апас җирендә кунак булып, бадминтон, футбол, волейбол, кул көрәше, йөзү һәм теннис ярышларында көч сынашты. Финал ярышлары оешкан төстә узды.

Нәтиҗәдә, беренче урынны – Буа районы, икенче урынны – Яр Чаллы, өченче урынны Казанның Приволжский районы командасы яулады. Клиентларга ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре спортта да көчле булуларын исбатлады.


Нет комментариев