Шәмәктә бильярд уеннары җыр-моңнар белән узды
Шәмәк авылы клубында Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев призларына бильярд ярышлары узды.
Ярышларда 20 кеше канашты.
“Уеннар көчле барды. Барыбыз да тырышып уйнады. Арабызда җырчылар, гармунчылар да бар. Бәйрәмне бик күңелле генә үткәрдек. Иганәче, киң күңелле, олы йөрәкле Марат Нуриевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Безне зурлап, җылы каршы алып, ярыш барышында янәшәбездә булган өчен, тәмле чәйләре, бүләкләре өчен рәхмәт аңа”, - ди Морзалар авылыннан бильярд уйнау остасы Гөлнара Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев