Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хоккей командасы - җиңүче

“Алтын алка” бозында ТР Яшьләр эше министрлыгы командасы һәм Апас, Буа хоккейчылары очрашуы узды.

(25 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

Кубок өчен Апас, ТР Яшьләре эшләре министрлыгы һәм Буа хоккейчылары көч сынашты.
Нәтиҗәдә, беренче урынны - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хоккейчылары, икенче урынны Апас командасы, өченче урынны Буа районы хоккейчылары яулады.
Җиңүчеләргә медальләр тапшырылды. ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков ихлас котлауларын ирештерде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Кубогына хоккей турниры беренче тапкыр Апаста районара күләмдә узды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков җитәкчелегендәге команда төрле районнарның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчеләрен берләштерде.
Районның төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, хоккей белән даими шөгыльләнүче егетләр дә Апас данын лаеклы яклады. Команданың әйдәп баручы уенчысы район башлыгы Айрат Җиһаншин булды. Тәүге уенда беренче алканы район башлыгы үзе кертте.
Буаның “Арктика” командасы уенчылары да сынатмады. Төрле яшьтәге хоккей сөючеләр бер йодрыкка тупланып, матур уен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев